ВИ’СКИ и. ингл. Әчегән арпа, арыш яки кукуруз салаты дистиллятын агач савытларда берничә ел тотып әзерләнә торган, югары градуслы исерткеч эчемлек; аракы төре. Иллә дә мәгәр шәп кеше иде. Белмәгән нәрсәсе бар иде микән? Өй коньягы гына түгел, әмрикәнский виски ясарга да өйрәтә иде егетләрне. Ф.Баттал. – Сез сыра өнәмисезмени? Сыра – плебейлар эчемлеге шул… – Сез әллә джин, кальвадос, виски гына эчәсезме? М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә