ВИ’РУС и. лат. биол. 1) Йогышлы авырулар тудыра торган бик кечкенә микроорганизм. Әлеге чирне таратучы А һәм В вирусларының әнә теге түшәмдә дә, медикаментларда да, җыештыручыларда һ.б.ларда да булуы мөмкин иде. Ф.Садриев. Оксфорд галиме Д.Бромхолл соматик күзәнәк төшен кроликның күкәй күзәнәгенә күчереп утырта. Ул, махсус вирус ярдәмендә, күзәнәкләрне кушу ысулын файдалана. Могҗизалы энциклопедия. Котыру вирусы нерв тукымалары буйлап үзәккә хәрәкәт итә һәм, ахыр чиктә, --- буыннарның параличына китерә. Сәламәт булыйк! 2) информ. Башка программаларга үзлегеннән кереп, шул программалар эшчәнлеген зарарлый торган (файлларны бозу, мәгълүматларны бетерү һ.б.) компьютер программасы. Компьютер вируслары көннән-көн камилләшә бара, һәм, алар белән көрәшер өчен, яхшы антивирус программалары кирәк. Татарстан яшьләре 3) күч. Кемдер яки нәрсәдер тарафыннан кемгә дә яки нәрсәгә дә булса ясала торган тәэсир, йогынты. Кайберәүләрне шовинистик вируслардан дәвалау өчен, крокодил тиресеннән киселгән каешның үтә дә яхшы икәне һәркайсыбызга мәгълүм. Ф.Баттал |