ВИРТУОЗ с. лат. 1) Үз эшен югары дәрәҗәдә, камил башкара торган; үз эшенең остасы булган. --- хайваннар дөньясында, гәүдә торышының әллә ни әһәмияте булмаган, ярканат кебек виртуоз клоуннар да аз түгел. Кызыклы физиология

2) Югары техник осталыкка ия булган. Сәнгать дөньясына иң ошаганнарның берсе, һичшиксез, виртуоз баянчы Мирзанур Фарукшин булды. Р.Ишморат. Үз гомерендә залны күкрәткән виртуоз гармунчыларны --- күргәне булды аның. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә