ВИРТУАЛЬ с. ингл. 1) Уйдырма, ясалма, күзаллаган . --- чик-чама белмәстәй хыяллар да барып җитмәслек әллә нинди виртуаль дөньялар хасил ителергә мөмкин. Ә.Рәшит 2) Компьютер челтәре белән бәйле, шуның ярдәмендә башкарыла торган. Яшәү дөньялары – Интернетта, Тормыш итүләре – виртуаль! Йөрәкләре – сайт та файл гына, Ачкыч ярат, «тычкан» кертеп ал! С.Гәрәева. «Уеннан уймак чыга» дип әйтеп калдырганнар борынгылар, виртуаль уеннарның ни икәнен белмәсәләр дә. Кәеф ничек |