ВИРАЖ I и. фр. 1) Төрле техниканың: самолёт, автомобиль, велосипед һәм мотоциклның кәкре сызык буенча борылуы. Бер самолёт шулкадәр югары күтәрелгән һәм, әллә нинди виражлар, элмәкләр ясый-ясый, бөтерелә башлаган. Ф.Шәфигуллин. Ә менә бер урында әйләнеп, вираж ясап оча башласаң, алар [болытлар] бөтенләй җанлы нәрсәләр булып күренәләр. С.Баттал. «Ил-18» сул як виражга янтайды. М.Юныс 2) сир. Кәкре сызык буенча борылыш ясап очу. Петропавел чиркәвенең чәүкәләре кыш алдыннан соңгы вираж ясый күктә... Р.Әхмәтҗанов 3) Транспорт кинәт борылганда аумасын өчен, юлның эчке якка авыш итеп салынган өлеше |