ВИ’РА ы. ит. сөйл. Йөк ташучылар, төзүчеләр, бораулаучылар, диңгезчеләр телендә «күтәр!», «югарыга!» дигәнне аңлата торган боерык сүзе; киресе: майна! Шулчак кемдер аны, тупас итеп, билбавыннан ыргакка эләктерде. «Вира!» дип кычкырган тавыш ишетелде, һәм ул кранның ләкләк борыны артыннан өскә күтәрелә башлады. Р.Вәлиев. Эш, көндәгечә, йөк тагып торучының: «Вира!», «Майна!» дип аваз салуыннан башланып китте. Н.Хәсәнов |