ВИОЛОНЧЕЛЬ и. ит. муз. Бас-тенор диапазонлы, дүрт кыллы, скрипкага охшаган, сызгыч (смычок) белән уйный торган зур музыка коралы. Мәктәп директоры Рувим Львович Поляпов малайга виолончель классына укырга йөрергә тәкъдим ясый. Казан утлары. Шул чорда ук Фәрит Яруллин виолончель һәм фортепьяно өчен соната --- яза. Казан утлары |