ВИНЬЕ’ТКА и. фр. Эчтәлек белән бәйләнешле итеп, китаптагы бүлек башына, ахырына, почта кәгазьләренә, альбом, көндәлек һ.б.ш. нәрсәләрнең битләренә төшерелгән кечкенә бизәк, рәсем. --- китапны яки аның аерым бүлеген төгәлләп куючы, китап битендәге текст полосасы киңлегендә яисә аннан таррак, зур булмаган композиция, рәсем, виньетка һ.б. [соңгы рәсем-бизәк була]. М.Вәлиев |