ВИНЧЕ’СТЕР и. ингл. 1) Магазинлы автомат мылтык (XIX гасыр урталарында Америкада чыгарылган). 22 яшендә Сара Парди винчестер мылтыгы уйлап табучы һәм җитештерүче Оливер Фишер Винчестерның улы Уильм Виртка кияүгә чыга. Юлдаш 2) Ау мылтыгының бер төре. Эчкә кергәч, өй эче тагын да иркенрәк тоелды. Уртада тимер мич гөрли. Бер як стенада – ике винчестер, икенчесендә – җиде кыллы гитара. А.Хәсәнов 3) Информатикада: каты магнитлы диск |