ВИНТО’ВКА и. нем. Сырлы көпшәле мылтык. Ныгытып винтовка тоткан корыч куллар, завод цехларына кереп, яңа көч, чиксез энтузиазм белән эшли, заводны аякка бастыралар. Ш.Камал. Өйрәтәбез аны, Якуп абый, винтовкадан атарга, граната чөяргә дә. И.Гази. Корыган куаклар арасындагы постка иңенә винтовка аскан озын буйлы карт белән немец автоматы тоткан бер таза егет баскан иде. З.Фәтхетдинов. Бераздан соң, бер автоматтан, ике винтовкадан залп бирдек. А.Шамов |