ВИНТ I и. нем. 1) сөйл. Агач, металл әйберләрне беркетү өчен, спираль сырлы кадак; шөреп. Василий дәдә комбайнга иңе белән бик каты төртеп карады, эчендә нәрсәнеңдер шотырдаганын тыңлап торды һәм, ниндидер винтын бора-бора, кичә башлаган сүзен дәвам итте. Г.Гобәй 2) Корабльне яки самолётны хәрәкәт иттерүче механизмда: үз күчәрендә әйләнә торган валга беркетелгән калаклар. Аерылышуны яңа гына сизгән Казбек [эт] инде ябылырга өлгергән ишеккә сикерде, самолётның әле – алдына, әле артына чыгып бәргәләнергә тотынды. Сафуан абый кабина тәрәзәсен шудырып ачты да: – Казбекны тотыгыз, винтка урала күрмәсен! – дип кычкырды. М.Галиев. Хәтта «Ленин» исемендәге гигант атом бозваткычына да винтлар куелган, ди. М.Хәсәнов. [Очучы балык] Гәүдәсенең алгы өлеше судан калкып чыккач, гидросамолёт винты кебек, койрыгын хәрәкәтләндерә башлый. Кызыклы ихтиология. --- корабльгә икенче торпеда килеп тия. Корабль ике ишү винтын һәм рулен югалта. Кызыклы дөнья 3) күч. Кечкенә детальләр, әйберләр; яшәешнең һәрбер факты, эшчәнлек кисемнәре. Ул тормыштагы бөтен күтәрелешләрне, бөтен тайпылышларны аңлап, бөек төзелешнең һәрбер винтын карап, күреп китәргә, һәрбер тәгәрмәчнең хәрәкәте китергән энергиянең күләмен үлчәп үтәргә тиешле. Һ.Такташ ◊ Винты бушаган сөйл. к. винты какшаган. Винты какшаган сөйл. Аңгыра, акылга сай. Я бу мине алдап саташтыра, яисә үз башымның винтлары какшаган, тигез әйләнми. Ш.Камал. Саташкан ул, винтлары какшаган. Ш.Камал |