ВИНОГРАД и. рус бот. Виноградчалар семьялыгыннан, мыекчалар ярдәмендә ябышып, үрмәләп үсә торган күпьеллык куак үсемлек, йөзем. Һәрбер агач, колмак үләне кебек лиана, виноград белән, үтә алмаслык хәлдә чорналган. А.Фәтхуллин. Кызык: тау башларында – кар, түбәндә виноградлар, әфлисуннар үсә. Г.Әпсәләмов. – Исән булсак, быел көзли Кырымда булабыз, – ди Дәүләтшин, – нәкъ виноград сезонына барып өлгерә бу. И.Гази. Үсәр чүлдә мамык, виноград, Саран сахра ямьгә төренер! Ш.Маннапов |