ВИНЕГРЕТ и. фр. кулин. Гадәттә, ваклап туралган чөгендер, кишер, тозлы кыяр һәм кәбестәгә төрле тәмләткечләр һәм үсемлек мае салып әзерләнгән салкын ашамлык. Мәдинә кунакларга винегрет ясарга булды. М.Мәһдиев. Винегрет өчен бәрәңге белән чөгендер, әрчелмичә, кабыгы белән генә пешерелә. Ю.Әхмәтҗанов. Табын мул иде – көне буе кызлар кышкы салат, «шуба», винегрет әзерләделәр, токмачлы-итле аш пешерделәр. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә