ВИ’ЛЛА и. лат. Шәһәрдән читтә, гадәттә аерым бакча эченә салынган бай һәм зиннәтле йорт яки дача. Назмый, бер җилкапканы кыю гына ачып, биләмә түрендәге ике катлы виллага кереп китте. Т.Әйди. Бу биналар алгы якларыннан кырыс булып күренгәннәр һәм замокларны, шәһәр читендәге виллаларны, университетларны, госпитальләрне, базарларны хәтерләткәннәр. Урта гасырлар тарихы. Казан тирәсендә бик матур итеп салынган виллалар күренә башлады. Заман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә