ВИ’ЛКА и. рус 1) тех. Сәнәккә охшаган, ике ябе чыгып торган төрле детальләр исеме. Хәрабәләр арасында электроплитәнең янып бетмәгән ташы һәм стенадагы розетка эченә тыгылган вилка тимерләре күренеп тора иде. Ф.Яруллин

2) хәрби Артиллериядә төбәү ноктасыннан ары һәм бирерәк төшкән снарядлар арасындагы ераклык

3) Шахмат уенында: бер фигураның бер үк вакытта ике яки берничә фигурага куркыныч тудырып торышы. Картның ладьясы вилкага эләгеп, карт оттырды. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә