ВИЛАЯТЬ и. гар. кит. 1) иск. Өлкә, губерна. Мөхәммәт, шул төбәктән чыккан, туып-үскән туфракка садә мәхәббәт ихтирамнарын гел сиздереп, әйтеп-язып торган якташ язучыларыннан аермалы буларак, туган вилаятеннән яшьли чыгып китми. Т.Галиуллин 2) Кайбер көнчыгыш илләрендә (мәс., Төркиядә, Туниста) эре административ-территориаль берәмлек. Һинд шаһы Һушәң шаһ белән сугышырга әзерләнә башлады. Шул максат белән, үзенең мәмләкәтендә булган вилаятьләргә төрле намә вә язулар җибәреп, халыкны сугышка өндәде. Дастан. Кыргыз вә Кәмкәмҗут – ике вилаять булып, бер-беренә якынлардыр. Һ.Атласи. Кич буе баш ватты Шәһит, әмма борчылырлык сәбәп күрмәде. Мөгаен, атасы мәмләкәтнең көньяк вилаятеннән – Нугай дәругасыннан килгән дусты Дәүран би хөрмәтенә мәҗлес җыя. Ф.Латыйфи. Ничә йөз еллардан бирле, без, Оренбург вилаяте, Орски вә кыргыз сахраларында икамәт итүче, «сурка» дигән хайван идек. Ш.Маннур |