ВИКТО’РИЯ и. лат. бот. 1) Төнбоекчалар семьялыгыннан, эре чәчәкле, табасыман гаять зур яфраклы күпьеллык су үсемлеге (су өстендә йөзеп йөри торган яфракларының читләре өскә кайтарылып тора)

2) сөйл. Бакчада үстерелә торган, культуралаштырылган эре каен җиләге. Кура җиләгеннән, җир җиләгеннән һәм викториядән вареньелар кайнаткач, җиләкләр бөтен килеш сакланса, вареньеның тәме дә, сыйфаты да яхшы була. Ю.Әхмәтҗанов. Чүп-чарларын һәм бозылганнарын чистарткач, викторияне салкын суда юалар һәм изәләр. Ю.Әхмәтҗанов. – Менә викториядән рәхим ит, алар инде күптән өлгергән, – дип, миңа түтәлдә тәгәрәшеп яткан каракучкыл кызыл төстәге җир җиләкләрен күрсәтте Гадел. Р.Ишморат

3) миф. Борынгы Рим мифологиясендә җиңү патшасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә