ВИ’КИНГ и. бор. сканд. тар. 1) Швед галиме Ф.Аскеберг гипотезасы буенча, VIII – XI гасырларда Борынгы Скандинавиядән табыш эзләп чыгып киткән диңгез сугышчысы, пират (инглизлар аларны «викинглар», французлар «норманнар» дип атаганнар); к. шулай ук варяг. Алманиядә, хәзерге Бонн шәһәре тирәсендә X – XI гасырларда ясалган франк кылычлары болгарларга варяглар (викинглар, норманнар) аша килеп кергәндер, дип фаразлана. Ф.Хуҗин. Викинглар, еш кына, диңгез аша Англиягә һәм Франциягә һөҗүм иткәннәр. Исландия сагаларында викинглар канечкеч, комсыз талаучылар, пиратлар итеп сурәтләнә 2) Борынгы язма истәлекләр буенча: талау походы |