ВИЗИ’Т КА’РТОЧКАСЫ и. 1) Кешенең исем-фамилиясе, атасының исеме, профессиясе һәм дәрәҗә-званиесе, шулай ук адресы, телефоны, эш урыны язылган махсус кәгазь (берәр кеше белән танышканда, аның белән бәйләнешне дәвам итү максатында, үзенең координатларын белдерү өчен бирелә) . – Тик көтәм мин сине, Исмәгыйль. Ярыймы? Менә адресым... – Ул аңа сумкасыннан визит карточкасын алып бирде. Ә.Сафиуллин. [Митрийнең абыйсы] Мәскәүдәге адресы басылган визит карточкасы өләшә... М.Мәһдиев. Адвокат, сүз башлагач ук, үзенең визит карточкасын сузды. Л.Ганиева. Шактый күп фирмалар визит карточкалары ясый башладылар. Ватаным Татарстан

2) күч. Берәр кешегә хас сыйфатлар. Юдина – удмурт нәселеннән. Зәңгәр күз. Камырны чеметкән шикелле өскә чөелгән борын. Төс-бит, чырай – визит карточкасы. Х.Камалов. Баягы пеләш агай гына, борынын төшермәскә тырышып: – Чү! Җинаятьченең визит карточкасы булмагае әле бу! – дигән булды. З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә