ВИЗИТ и. фр.<лат. Тиз генә кая булса да килеп китү, кереп чыгу, зиярәт (гадәттә рәсми рәвештә). [Сабантуй] --- көнне Петр, иртән иртүк, матур киенеп, абыйсы өенә – Митрәйгә китә ---. Бу – һәр елны эшләнә торган, мәҗбүри бер эш сыман визит. М.Мәһдиев. Мин бүген 20 җиргә визит ясап, 20 чынаяк чәй эчтем, әллә никадәр хәбәр ишеттем. Ф.Әмирхан. [Мирсәет] Аннары: – Иртәгә дә сезнең янга дуслык визиты белән килергә рөхсәт булыр микән? – дип елмайды. С.Зыялы. Бу вакыт аралыгында мин, гомумән, республикада булмадым да: башта ялда идем, аннан Германиягә визит белән бардым. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә