ВИЗИР и. нем. 1) махс. Рәсемгә төшерелә торган әйберне карау өчен, фотоаппарат яки киноаппарат объективын турылау җайланмасы, оптик система 2) хәрби Артиллериядә: тупларның төзәү җайланмаларында карау өчен тар ярыгы булган махсус пластинка 3) геогр., астр. авиа. Оптик приборны яки почмак үлчәү приборын билгеле бер ноктага төбәү өчен махсус җайланма. Казаннан визир яручы таксаторлар килгән иде. Визир үтә торган урын куе усаклыкка туры килде. Х.Камалов. Ирләр халкы урман кисү, агач әзерләү, визир юлы ачу, ботак яндыру кебек эшләр башкара иде. М.Мәһдиев |