ВИЗАНТИ’ЯЛЕ и. Рим империясе таркалганнан соң IV–XV гасырлар чигендә яшәгән Византия дәүләте кешесе, румлы, руми. VIII гасырда византиялеләр Сүриядәге һәм Әрмәнстандагы гарәп кабиләләренә үзләре басып керә башлыйлар. Урта гасырлар тарихы. Византиялеләр, диңгездә һәм коры җирдә алып барган сугышларда, «грек уты» ярдәмендә, күп кенә җиңүләргә ирешәләр. Урта гасырлар тарихы. Димәшкъка византиялеләр килгәч, алар гыйбадәтханәне христиан чиркәве итеп үзгәртә. Юлдаш |