ВИ’ЗА и. фр. < лат. 1) Нинди дә булса дәүләткә, илгә керү, аннан китү яки аның территориясе аша үтү өчен, хөкүмәт тарафыннан паспортка мөһер сугып бирелгән рөхсәтнамә. Шул хәлдә мин чит ил паспорты һәм виза артыннан чаптым. З.Хөснияр. Телен кыскартырга бик вакыт бит аңа. Алайса тагын визасын ябачаклар. Ә.Хәбибуллин. Зур ашкынулар тудырган, бөек хикмәтләр вәгъдә иткән, өч айлап виза көттереп, Казан – Мәскәү тимер юлында киләп сардырган атаклы Парижның беренче вокзалы менә шушы инде. Г.Гобәй

2) Нинди дә булса эш башларга берәр документка, гаризага салынган резолюция, рөхсәт. Мин үзем, транзит визасы алырга һәм шуның өчен Мәскәүдә латыш канцеляриясенә акча түләргә туры килгәч кенә, дөньяда «Латвия» дигән «аерым» хөкүмәт булганлыгын ныклап белдем. Г.Гобәй. Заграница паспортының дүрт ягын да штамплар белән тутырып, әнә шул визаларны җыйганда, шул штампларның һәммәсенә акча түләүне искә алгач, күңелгә «бу – тере кешеләргә салына торган пошлинадыр инде» дигән уй килә. Г.Гобәй

3) күч. Берәр нәрсә эшләргә рөхсәт, фатиха. Такташны күмеп кайткан көннең кичендә үк, берәү дә кушмыйча һәм берәүдән дә виза алмыйча, ничектер, стихиячел бер төстә үзебездән-үзебез җыелып, --- Такташка багышлап, кичә уздырдык. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә