ВИДЕОТАСМА и. Видеокассеталарда кулланыла торган магнитлы тасма. --- Рамил, видеотасмалар, китаплар арасыннан, бик матур итеп сырлап-бизәлеп ясалган икона табып алды. Г.Бәйрәмова. Яшьләрнең үз-үзләрен белештерми котырынуларын лидер видеотасмага терки бара. Юлдаш. --- кайбер урамнарга мониторинг системасы камералары урнаштырылган. Алар юл кишәрлекләрен видеотасмага төшерәләр. Мәдәни җомга. --- сеңлесе байлыгына кызыккан ханымны, «киллер»-оперативник шушы видеотасманы күрсәткәч, «хезмәтләр» өчен алыш-биреш ясау белән эләктереп алалар. Мәдәни җомга |