ВИДЕОМАГНИТОФОН и. лат.-гр. Мәгълүматны магнитлы лентага яздырып, экранда карау һәм тыңлау өчен файдаланыла торган аппарат. Идәндә – калын келәмнәр. Аргы почмакта – видеомагнитофон, япон телевизоры. М.Галиев . Милиционер видеомагнитофонга кассета куйды һәм, идарә итү пультын кулына тотып, диванга килеп утырды. Ф.Яруллин. Ротада яңа видеомагнитофон, телевизор, аквариум һәм магнитофоннар барлыкка килә. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә