ВИДЕОКОНФЕРЕ’НЦИЯ и. лат. 1) Телефон яки компьютер челтәрендә, берничә абонент яки кулланучы катнашында, берсен-берсе күреп аралашу чарасы. Быел республика игенчеләре рекордлы уңыш җыеп алган, бу хакта Премьер-министр Р.Миңнеханов рәислегендә узган видеоконференциядә хәбәр ителде. Мәдәни җомга. «Татмедиа»да үткәрелгән видеоконференция вакытында Илгиз Миңнуллин җирле муниципалитет җитәкчеләрен бу хакта тагын бер кат кисәтте. Мәгърифәт

2) махс. Шундый аралашуны оештыра торган техник мөмкинлекләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә