ВИ’ДЕО- лат. 1) Кушма сүзләрдә: электрон-нурланыш трубка экранында сурәтләр күрсәтүгә мөнәсәбәтле, дигән мәгънәне аңлаткан беренче кисәк (мәс., видеотелефон, видеокамера, видеомагнитофон)

2) сөйл. к. видеокамера. --- Россия шәһәрләре урамнарында яшьләрнең ачыктан-ачык зина кылып, шуны фотога һәм видеога төшерүләре хакында хәбәрләр бастырганнар иде. Р.Фәтхерахманов. Барлык суд утырышлары да видеога төшерелә. Юлдаш

3) сөйл. к. видеомагнитофон. Шундый ялларның берсендә, --- Рамил, бераз ял итеп алу нияте белән, видеосын кабызды. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә