ВИДАГЛАШУ ф. Хушлашу, саубуллашу. Җавад, ата-анасының хикәяте буенча Әбүгалисина хәзрәтләренә халис мохлисен мәхәббәт итеп, ата вә анасы белән видаглашып, хәер-догаларыны алып, шул сөекле остазы тарафына юл алды. К.Насыйри. Халык берсе артыннан берсе керә, Габдулла әфәнде белән видаглашып, авыр сулап чыгып китә... Мирас. Сәрви Хөраманны, әманәт итеп, Шаһбал шаһка калдырып һәм яраннар вә видаглашып, сөһман диюнең аркасына утырып, сәмругъның торган җиренә юнәлделәр. Дастан |