ВИГОНЬ и. фр.<исп. 1. Көньяк Америкада яши торган, нечкә, йомшак йонлы, дөя сыман имезүче хайван (ламаның бер төре). Борынгы заманнарда ук җирле халык берничә төрле кыргый хайванны үзенә ияләштергән. Монда иң таралган йорт хайваннары – ламалар, вигоньнар һәм альпаклар. А.Муранов . Анд тауларында вигонь яши. География 2. с. мәгъ. Шул хайван йоныннан бәйләнгән, тукылган. Вигонь кофта. Вигонь бияләй |