ВИБРА’ТОР и. нем. < лат. тех. Төрле тибрәнү, калтырау, электр дулкыннары һ.б.ш. тирбәнешләр барлыкка китерә торган прибор, механизм, җайланма. Моторлар үкерә, төрле вибраторларның пулемёттан атканга охшаган авазлары һава яра. М.Хәсәнов. Ул арада вибраторлар да эшкә тотына, җир чын-чынлап калтырый башлый. Ә.Баянов. Дулкынсыман хәрәкәтне өзлексез булдырып тору өчен, вибраторга өзлексез рәвештә энергия өстәп торырга кирәк. Физика |