ВИАДУК и. фр. < лат. 1) Тирән чокыр, тарлавык, юл өстенә салынган күпер. Ул йортка барып җиткәнче, башта виадук аша чыгарга кирәк. Г.Әпсәләмов 2) Юл салучы, юл яручы кеше. Борынгы греклар юл салучыларны, юл яручыларны «виадук» дип атый торган булганнар. М.Хәсәнов 3) күч. Әйдәп баручы, беренче башлап китүче. Мин, виадук булып, җирдә юл ярып, үзләре артыннан башкаларны да җитәкли алучылар турында әйтәм. М.Хәсәнов |