ВЗВОД I и. рус Җәяүле гаскәрләрдә – ротаның, кавалериядә – эскадронның, артиллериядә – батареяның һ.б.ш. зур булмаган бүлекчәсе. Уңышсыз атакадан кайткан чагында, Хәлимнәр взводының бер кызылармеецы каты яраланып калган иде. А.Шамов. --- татар-монголларда --- һәрбер кеше гаскәр хисаплана, һәрбер кабилә унар кешелек взводларга бүленә. Г.Гобәйдуллин. Отделениесе нык булган взвод, взводы нык булган рота, ротасы нык булган батальон гына җиңүгә ирешә ала. Г.Бәширов |