ВЕ’ШАЛКА и. рус сөйл. 1) Кием эләргә элгечләре, кадаклары булган җайланма; кием элгеч. Әхмәт яңа вешалка сатып алырга булды. Р.Мөхәммәдиев 2) Кием элә торган махсус бүлмә. Варис пальтосын салды. Кепкасын. Әмма вешалкада бер генә буш элгеч тә юк иде. М.Хәсәнов. Вешалкага директор беренчеләрдән булып йөгереп килә, йөзенә матур елмаю чыгарып, саннары язылган тимерләрне өлкән яшьтәге апага суза. Т.Галиуллин |