ВЕ’ЧЕ и. бор. слав. тар. Борынгы Русьта X–XIV гасырларда дәүләт, җәмәгать эшләрен тикшерү өчен чакырылган шәһәр халкы җыены; кайбер шәһәрләрдә һәм кайбер славян халыкларында югары хакимият органы булган халык җыелышы. Ә дәүләт эшләрен, иң зур мәсьәләләрне вечега җыелган халык хәл иткән. Җ.Тәрҗеманов. Ул шәһәрнең – Псковның – Троицкий собор дип аталган таш чиркәвендә вече җыела торган булган. А.Муранов. Киевның Сәүдә мәйданында гомуми җыелыш – вече җыялар. Тарих. Кабиләләрдә барлык мөһим мәсьәләләрне халык җыелышы – вече («вещать» дигән сүздән – белергә, белеп сөйләргә) хәл иткән. Урта гасырлар тарихы |