ВЕТЧИНА и. рус Тозлап ысланган дуңгыз ите яисә, итне вак кисәкләргә турап, төрле тәмләткечләр өстәп ясалган казылык төре. Тарелка белән чәнечкеләр юллап, шакмак итеп киселгән кечкенә ипи өстен бизәгән колбаса, ветчина, сыр, кабак икрасы ягылган нигъмәтләрне аласың да, янәдән үз өстәлеңә кайтасың. Т.Галиуллин. Ветчина тәмлерәк булсын өчен, пешергән чакта суга берничә бөртек хуш исле борыч һәм берничә лавр яфрагы да салалар. Йорт эшләре. Кибеттә ветчинаның берничә төре бар. Заман |