ВЕТСАНИТАР и. рус Ветеринария санитары. Андый-мондый хәлнең юклыгын белгәч, ул җиңел сулап куйды: хәзер Сәлимнең колхозда кайчандыр начар ветсанитар булганлыгын бөтенләй онытачаклар, алай гына да түгел, ул әле, эшне яхшылап алып барганда, үткән көннәрнең каһарманы булып әверелүе дә мөмкин. Г.Әпсәләмов. Курсларда йөреп кайттым, ветсанитар булдым. М.Мәһдиев. Сугышта аягы яраланып кайтканнан соң, колхозда ветсанитар булып эшли иде ул [Зөфәр абый]. Ф.Хөсни |