ВЕ’ТО и. лат. 1) Дәүләткүләм хокук нигезендә: бер дәүләт органының шундый ук дәрәҗәдәге башка бер орган тарафыннан кабул ителгән карарын бөтенләйгә яки шартлы рәвештә тыюы, юкка чыгаруы. «Трибун» латинча «тыям» дигәнне аңлаткан, «вето» сүзен әйтеп, хәтта сенат карарын да кире кага алган. Тарих. Түбән палата депутатлары бу эшне болай гына калдырмаячак һәм сенаторларның ветосын җиңәчәк, дип хәбәр итте кичә спикер Борис Грызлов. Ватаным Татарстан 2) Халыкара хокукта: теге яки бу мәсьәләне бары тик бертавыштан хәл итә торган коллегиаль органнарда шул орган әгъзасының бер каршы тавыш бирүе 3) Гомумән нәрсәне дә булса эшләүдән тыю, аны эшләргә рөхсәт бирмәү. НАТО вәкилләре, Франциядә, Голландиядә, Италиядә төзелгән судноларны стратегик корал категориясенә кертеп, вето салганнар. М.Юныс. Мин --- уйлап табучының яңа иҗат эшенә вето салдым. А.Тимергалин. Ул җыелышның теләсә нинди карарын тыя алган, ягъни вето салган. Тарих |