ВЕТЕРИНА’РИЯ и. лат. Хайваннардагы авырулар һәм аларны дәвалау юлларын өйрәнә торган фәннәр системасы. Ветеринариядә бу үсемлектән ясалган порошокны терлекләрнең яраларына һәм яман шешләренә сибәләр. Җ.Хөсәенов. Алга таба [А.Расих] Казан дәүләт ветеринария институты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм аны 1950 елда уңышлы тәмамлый. Р.Зарипова. Хәлим авылда ветеринария буенча зур белгеч санала. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә