ВЕТЕРАН и. лат. 1) Күп хезмәт иткән тәҗрибәле сугышчы; күп сугышларда катнашкан кеше. Сугыш ветераннары Советының җаваплы секретаре Алексей Маресьев кечкенә малай җитәкләгән инвалидны ишек ачып каршы алды. М.Мәһдиев. Ветераннардан соң, призывниклар артык яшь, сабый булып күренәләр. С.Сөләйманова

2) Нинди дә булса өлкәдә озак һәм күп хезмәт күрсәткән кеше. Без бүген заводыбыз ветераны Кәшиф иптәш Фәтхетдиновның юбилеен билгеләп үтү өчен җыелыштык. Ф.Баттал. Чәчкаб авылыннан 80 яшьлек хезмәт ветераны Рабига апа Закированың да күзләре дымлы. Сөембикә. Минем әнием – хезмәт ветераны. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә