ВЕТВРАЧ и. рус Ветеринария врачы, ветеринария табибы, байтар. Аның бүген сыерны ветврачка күрсәтәсе бар. Т.Гыйззәт. Безнең авылга яңа ветврач киләсе, дигәннәр иде. Алай-болай, шул түгелсеңдер бит? Р.Вәлиев. Учхозда ветврач булып эшләгән җиреннән, ассистент итеп алды, аннары диссертация якларга ярдәм итте. А.Расих. Әтисе – районның баш ветврачы. Әнисе – сәүдәдә бухгалтер. «Нәсимә» дип суламаган сулышлары юк. Б.Камалов |