ВЕСТИБЮЛЬ и. фр. Җәмәгать урыннарында бинаның эчке өлеше алдында урнашкан зур киң бүлмә. Мин күргәндә, Айдар вестибюльдә басып тора иде. Д.Хәбибуллин. Минем дә карчык килгән иде әле, вестибюльдә сөйләшеп утырдык. Б.Камалов. Кинотеатрның вестибюленә барып кергәч, пальтосын каккалап караган иде дә, кулы гына чыланды. М.Маликова. Администратор белән икәү вестибюльгә чыгып басканнар гына иде, тышкы ишектән, атылып-бәрелеп, берәү килеп керде. З.Фәтхетдинов |