ВЕРШОК и. рус Русларда метрик система кергәнче кулланылган һәм якынча 4,4 сантиметрга туры килгән озынлык үлчәү берәмлеге; ишарә бармакның төп фалангасы озынлыгындагы. Ул, икешәр бармак иңлеге, хәтта калынлыгы икешәр вершок булган бик күп китапларны үзе күчереп язып алган һәм кешеләрдән дә бик күп яздырган. М.Гафури. Әмма, тутый кошча йөрим, дип, үз йөрешеннән адашкан саескан кебек, Батыргали агай да, уналты вершок бәһасы илә егерме ике вершок товарны сату бик файдалы түгел икәнен еллык хисап вакытында гына аңлады! Ш.Мөхәммәдев |