ВЕРТОЛЁТ и. рус Винтларның үзенчәлекле конструкциясе һәм урнашуы нәтиҗәсендә, вертикаль рәвештә һавага күтәрелә, бер урында асылынып тора һәм шул рәвештә җиргә төшә ала торган очкыч. Вертолёт, кояшлы киңлекләргә чикерткә күләгәсе ташлап, тирбәтә-тирбәтә, хәтсез очканнан соң, учак төтене күтәрелгән урман аланына төшеп утырды. М.Галиев. Вертолёт тар гына тарлавык буйлап оча башлады... М.Маликова. Рәкыйп белән Фәезхан, иртәнге ашка балык чистартырга дип, катердан пычаклар алып чыкканда, үзләренә таба очып килүче вертолётны күрделәр. Д.Вәгыйзов |