ВЕРТЛЮГ и. рус Механизмның үз күчәрендә бер-берсенә бәйсез рәвештә әйләнеп торган ике өлешен берләштергән буын. Килгән көнне үк, агрегатның һәр җиһазы, һәр эш коралы белән җентекләп танышып чыкты ---. Аның көндәлек эш барышында еш телгә алына торган ротор, редуктор, барабан, вертлюг, насос ише кирәк-яракларны күргәне бар. К.Кәримов. Каһәр төшкән втулкаларыннан арынган вертлюгларны күргәч, Зәйни карт, үз күзләренә үзе ышанмаган сыман, тар кысалы, түгәрәк пыялалы күзлеген маңгаена ук күтәреп куярга мәҗбүр булды. М.Хәсәнов |