ВЕРТИКАЛЬ с. лат. 1. 1) Горизонтка карата перпендикуляр, астан өскә 90ºка күтәрелгән яки өстән аска 90ºка төшкән; асылма, асма . [Мәрьям] Институтта урамнар перспективасын ясаса, өйдә --- яшелләндерү планын сыза. Аннары – районның өстән караганда күренеше, вертикаль планировкасы. М.Маликова. Җепнең үзенә асылган йөк тәэсирендә алган юнәлеше «вертикаль юнәлеш» дип атала. Физика. Вертикаль почмаклар үзара тигез була. Геометрия. Туп җирдән вертикаль юнәлештә өскә таба 15 м/с тизлек белән ыргытылган. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы 2) күч. Түбәндәге структуралар югарыдагы структураларга буйсынган (идарә системасы). Дөрес, тиешле дәрәҗәдә эшли торган вертикаль идарә структурасын булдыру өчен күп кирәк әле. Г.Исхакый. Аның каравы, вертикаль хакимияткә хезмәт күрсәтүче бюрократия котырып үрчеде. Н.Әхмәдуллин 2. рәв. мәгъ. Горизонтка карата перпендикуляр рәвештә . Балык су катлавында вертикаль хәрәкәт иткәндә, барометрик үзгәрешләргә караганда, басымның күбрәк үзгәрүенә дучар була. Кызыклы ихтиология 3. и. мәгъ. 1) Асма белән бер юнәлештәге туры; вертикаль сызык. Самолёт вертикаль буенча өскә күтәрелә башлады. Ә.Баян. Ачыграк күзаллау өчен кәгазьгә сызып карасак, бу – вертикаль буенча берлекне, бердәмлекне, дәвамлылыкны аңлау булыр. Казан утлары 2) күч. Идарә системасында урындагы органнарның югарыдагы органнарга тулысынча буйсыну принцибы. Дәүләт системасында «тыеп тору һәм каршылык күрсәтү» механизмнары реаль булмаса, «башкарма вертикальне» үзгәртү мөмкинлеге, чынлыкта, бернәрсә белән дә чикләнмәгән булачак. Казан утлары. Урыннарда милли компонент мәсьәләсе, халык тарафыннан түгел, бәлки хакимият вертикале тарафыннан хәл ителә бара. Мәдәни җомга |