ВЕРСТАК и. нем. Агач яки металл әйберләрне кулдан эшкәрткәндә, шул әйберләрне беркетү өчен җайланмалары булган эш өстәле. Әле верстак янында аптырап басып торган Сәлимгә карап, Наил сүз башлады. А.Әхмәт. Тышкы якта, корпус ишек төбендә генә верстак ясап, алар эшкә керештеләр. М.Гафури. Салам түбәле ярым җимерек иске каралтыга терәп урнаштырылган верстагына килеп таянды Гыйлемхан. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә