ВЕ’РСИЯ и. лат. 1) Берәр факт, хәл яки вакыйга турында бер-береннән аермалы булган төрле аңлатмаларның берсе; мәсьәләгә бер караш. Һәр очракта да сүз хәтер чамасына гына нигезләнгәнлектән, ул даталарны, әлбәттә, теге яки бу күләмдә дөреслеккә якын версияләр итеп кенә карарга туры килә. Г.Халит. Минем версиям бик төзек, бик ышандырырлык, бик нигезле ләбаса! М.Маликова. Яшь Тукайның дәрәҗәсен тагын да күтәрә төшсә дә, егетнең ягымлы беркатлылыгы безне елмайтса да, бу версиядән, күренә ки, баш тартырга туры килә. И.Нуруллин 2) Җинаять эшен тикшергәндә теге яки бу фактларга нигезләнеп төзелгән фараз, гипотеза. – Йә ничек, иптәш тикшерүче, – диде ул миңа. – Безгә версияләр төзергә вакыт. М.Маликова. Нәҗип сүтелгән версия җепләрен тиз генә бер йомгакка җыйды. З.Фәтхетдинов 3) Әдәби әсәрнең күчермәсе, редакцияләнү, автор төзәтмәләре һ.б.ш. белән аерылып торган варианты, башка, икенче нөсхәсе. Аның, теле җиңеләйтелеп, 1914, 1918 елларда Казанда чыккан басмалары, кулъязма версияләрдән беркадәр аерымлыклары булса да, мавыгып укырлык әсәрләр. М.Әхмәтҗанов 4) күч. Уйдырма, гайбәт. «Совет куркынычы» турында версия тараталар. Татарстан коммунисты |