ВЕРНИСАЖ и. фр. сәнг. 1) Сәнгать күргәзмәсенең тантаналы беренче ачылу көне (иң баштагы мәгънәсе – картиналарны, күргәзмә ачылыр алдыннан, лак белән каплау) . Кыйммәтле рестораннарга, казиноларга, төнге клубларга йөр, мода күргәзмәләрен, вернисажларны, театр премьераларын калдырма. Р.Мирхәйдәров 2) Гомумән күргәзмә. Шулай йөрүләрнең берсендә, ул Горький ял паркы каршындагы Кырым валын үзе өчен яңадан ачты. --- Чын-чынлап, ачык һавадагы салон, әллә ничә чакрымнарга сузылган вернисаж! Р.Мирхәйдәров |