ВЕ’РМУТ и. нем. Йөзем шәрабына үлән төнәтмәләре кушып ясалган исерткеч эчемлек. Аракиян өстәл башында кычкырып әйтеп тора: – Зәйтүн маенда кыздырылган ике айлык кабан дуңгызы! Ак вермутта томалап пешерелгән шампиньон гөмбәсе! Н.Әхмәдиев. Берәр шешә вермут алабыз да таңга тиклем сөйләшеп чыгабыз. М.Кәбиров |