ВЕ’РМАХТ и. нем. тар. Фашистлар Германиясенең кораллы көчләре, армиясе. Хәрби фортунаны үзләренең гомерлек юлдашы дип санаган вермахт гаскәрләрен бүгенге җиңелү тәмам шашындыра иде, әлбәттә. Ш.Рәкыйпов. Вермахтның үткән сугыштан соң суд карары белән асылмый калган реваншист генераллары җинаятьле кулларын Көнчыгышка сузалар. Ш.Мөдәррис. Соңрак ГФРга яңа вермахтны --- атом коралы белән коралландырырга рөхсәт ителде. Иң яңа тарих. Исәпләүләр күрсәткәнчә, 1941 1945 елларда, ягъни сугышның башыннан ахырына чаклы, вермахт барысы 61196 танк, ә без 95000 танк югалтканбыз. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә